Ә син үскәч кем буласын?
Автор: Хайретдинова Рамзия Нурзадовна
Организация: МБОУ «Атнинская начальная школа-детский сад»
Населенный пункт: Республика Татарстан, Балтасинский район, с.Атня
Кеше тормышы төрле мөһим вакыйгаларга, хәлиткеч мизгелләргә бик бай була. Шундый кирәкле эшләрнең берсе - ул һөнәр сайлау.
Кем булырга ?Мәктәп тәмамлау алдында торган, балигълык яшенә җиткән һәркем әлеге сорау белән очраша. Күңелгә ятышлы, кулдан килгән, белем алырга мөмкинчелек булган һөнәрне табу- бик авыр һәм четерекле эш. Әти-әни киңәшенә дә колак салырга, үз теләкләреңне дә читкә этәрмәскә кирәк. Һәнәр – көн саен алыштырып була торган әйбер түгел, гомерлеккә сайлана дисәк тә була.Шулай да сайлаган һөнәре күңеленә ятмыйча, икенче һөнәр алу буенча белем алырга керешүчеләр дә бик күп. Бу мәсьәлә буенча кешеләрне ике төркемгә бүләргә була. Беренчеләре яшьлектә сайлаган һөнәрләренә тугры кала һәм гел шул өлкәдә генә эшли, хәтта хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны язылган кешеләр дә еш очрый. Икенче төркем бер урында гына эшли алмый, әле бер өлкәдә үзен сынап карый, әле икенче эшкә урнашып карый, шулай итеп гомер буена бик күп һөнәрләргә алына, берсендә дә төпләнеп эшләми. Бу әлбәттә кешенең характерына да карыйдыр, ләкин шулай ук, вакытында җан тарткан, тиешле һөнәрне сайламау да йогынты ясыйдыр. Кайберәүләр әти-әни сүзеннән чыгарга курка, алар кушканча укый, алар сайлаган һөнәрне үзләштерә һәм эшли, үзенә ошаган юнәлештән китәргә курка, алай эшләп була дип тә санамый.
Шуңа күрә балага һөнәр сайлау мөһимлеген кечкенәдән сендерергә кирәк. Шул максаттан, хәзерге көндә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профориентация буенча эш алып барыла башлады. Балалар төрле һөнәрләр белән таныштырыла, төрле һөнәр ияләре янына экскурсияләргә йөри, шулай итеп төрле һөнәрләр барлыгын беләләр, үзләренә ошаганын күңелләренә дә салып куярга мөкиннәр. Балалар бакчасында табиб, кибетче, чәчтараш, шофер, полиция хезмәткәре, укытучы, пешекче кебек гади һөнәр ияләре булып уйнап үскән балалар, вакыты җиткәч, һөнәрләрнең тагын да күп, сайлау мөмкинлеге чиксез икәнлеген күреп югалып калалар. Шуңа күрә педагоглар узләренә балаларны башка, сирәгрәк очрый торган, әмма кирәкле һөнәрләр белән таныштыруны максат итеп куярга тиеш. Бугенге гаджетлар һәм югары технологияләр заманында бу эшнең әллә ни авырлыгы юктыр дип саныйм.
Һөнәрләргә килгәндә, алар бик күп. Замана үзгәрү белән алар да күбәя, үсә, үзгәрә. Бүгенге көндә күбебез аңламый да торган, атамаларын да әйтеп булмый торган һөнәрләр күбәеп китте. Трейдер, риэлтер, копирайтер, промоутер, мерчендайзер, контент-менеджер, веб-дизайнер, вебмастер, интернет-коуч,блогер һәм башка әллә нинди һөнәрләр барлыкка килде. Әлбәттә, заманадан артка калып булмый, дөнья булгач әлеге һөнәр ияләре дә кирәктер, аларның хезмәтенә дә мохтаҗлык бардыр. Шулай ук тормышыбыздан төшеп калган, кирәге булмаган һөнәрләр дә бар бит. Заманалар үзгәрү,төрле технологияләр үсү аркасында бу һөнәрләрнең кирәге калмаган. Доресрәге, алар башка һөнәрләр белән алышынган. Шулай да гасырлар буена да узләренә булган мохтаҗлыкны югалтмаган, атамалары үзгәрсә дә, асыллары үзгәрмәгән һөнәрләр дә күп. Шәхсән үзем андыйларга табиб, укытучы, сатучы, тегүче, төзүче, игенче һөнәрләрен кертәм. Әлеге һөнәрләр алыштыргысыз һәм нинди генә заманча алымнар кулланып эшләсәләр дә аларның максаты элеккегечә кала. Шуңа күрә балаларга һөнәр сайларга булышканда, менә шундый һәрвакыт кирәклеген югалтмый торганрак һөнәрләрне тәкъдим итсәк яхшырак булыр дип уйлыйм. Ә калганын инде “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкальгә нигезләнеп эш итсәк тә була. Әлеге мәкаль инде ничә гасырлар буена үз көчендә кала. Замана балалары өчен дә бу бик актуаль. Бугенге тормыш темпларына ияреп барганда, ниндидер өстәмә һөнәрең булу да комачау итми. Ниндидер түләүле курсларда укып, башка төрле һөнәр үзләштерүчеләрне гел ишетеп-күреп торабыз. Бүген кирәк булмаса, иртәгә кирәк булыр дип, белемнәрен арттыручылар шактый. Шуңа күрә балаларыбызга да мондый мөмкинлекләр бар икәнен дә аңлатырга, сеңдерергә тиеш булабыз.
Һөнәр сайлаганда балага ярдәм итү- ул аңа үз фикереңне көчләп тагу дигән сүз түгел. Иң беренче чиратта баланың үзенең теләге торырга тиеш. Күңеле ятмаган эшне ул барыбер эшләмәячәк, теләмәгән һөнәр алырга укып, вакытын гына заяга уздырачак. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне уртага салып, киңәшләшеп бергә хәл итәргә кирәк. Баланың теләкләрен, ата-ананың мөмкинчелеген – барысын да исәпкә алып, уртак фикергә килергә тырышудан да яхшысы юк.
Бүгенге көндә югары сыйныфларда укучылар арасында нинди һөнәр сайлауларын ата-аналары ботенләй белмәүчеләр дә, ата-ана баласының кайда укыйсын күптән хәл итеп куеп, балалары белмәүчеләр дә очрый. Мондый хәлләр булмасын өчен, баланың язмышына битараф булмаска, кечкенә вакытынан ук һөнәр сайларга әзерли башларга кирәк. Моның өчен баланың сәләтләрен ачыкларга, характерына, үз-үзен тотышларына игътибар итәргә кирәк. Чөнки күзәткәнегез булса, теге яки бу һөнәр ияләренә хас уртак сыйфатлар була. Кайсыдыр өлкәдә эшләү өчен тәвәккәллек, кырыслык кирәк булса, кайсындадыр ягымлылык, аралашучанлык таләп ителә, кайдадыр төгәллек бик мөһим. Шуңа күрә балага син теге яки бу һөнәрне сайларга тиеш дип басым ясамыйбыз, ә аның ТЕЛӘГЕНӘ һәм МӨМКИНЧЕЛЕГЕНӘ карап эш итәбез.
Әлеге урында фикеремне тәмамлап шуны әйтәсем килә, нинди генә һөнәр сайласалар да, кем генә булып эшләсәләр дә, балаларыбыз КЕШЕ булып калсыннар. Зур дәрәҗәгә ирешәме ул, гади эшче булып йөриме, кешелеклелек сыйфатларын саклап, йөз аклыгын югалтмыйча яшәсеннәр. Бүгенге көндә без - педагоглар һәм әти-әниләр алдында торган иң зур бурыч шул дип уйлыйм.