Г.Тукайның «Җил белән кояш» әкияте буенча сәяхәт
Автор: Лейсан Фиргатовна Хайруллина
Организация: МБДОУ «Арский детский сад №2»
Населенный пункт: Республика Татарстан, г.Арск
Автор: Байрамова Танзиля Харисовна
Организация: МБДОУ «Арский детский сад №2»
Населенный пункт: Республика Татарстан, г.Арск
Максат:
1.Габдулла Тукайның “Җил белән кояш” әкияте ярдәмендә балаларны яхшылыкка, дуслыкка өйрәтү;
2. Балаларны наз, көч белән күбрәк максатка ирешеп булуын аңлату;
3. Игелек хисе, мохтаҗларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Методик алымнар: сораулар, уеннар, рәсемнәр карау, гомумиләштерү.
Алдан үткәрелгән эш: балалар белән Габдулла Тукайның “Җил белән кояш” әкитен уку,санамышлар, уеннар, физкультминуткалар өйрәнү.
Җиһазлар: җәймә; кояш, җил, яңгыр, боз рәсемнәре;таралган рәсемнәр.
Сәяхәт барышы:
- Хәерле көн, балалар! Мин сезне хәзер бик кызык сәяхәткә чакырам. Сездән яхшы кәеф, игътибарлылык кирәк булыр.Әйдәгез, әле бер-беребезне сәламләп алыйк.
- Исәнме , дустым! (кул кысышалар)
- Хәлләрең ничек ? (җилкәсенә кагыла)
- Кайларда булдың? (колагын тарта)
- Юксындым сине?! (йөрәген күрсәтә)
- Хәзер син монда? (кулын ике якка җәя)
- Балалар, үз урыннарыгызга утырыгыз. Сөйләшеп алыйк әле.
- Урамда нинди ел фасылы? Яз. Ә сез урамда нинди үзгәрешләр күрәсез? ( кар эреде, кояш җылыта, тамчылар тамды, кошлар җылы яктан кайттылар)
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, яз тизрәк килсен өчен нәрсә кирәк икән? (Кояш)
Әйе, кояшның җылы нурлары бар табигатне җанландыра, җирне “терелтә”.
- Балалар, сез кояшны яратасызмы? Бүген мин сезгә Габдулла Тукайның “Җил белән кояш” дигән әкиятен искә төшерергә тәъдим итәм.
- Әкиятнең төп геройлары кем? (Кояш белән Җил)
- Кояш белән җил арасында нәрсә булды? (бәхәсләшү)
- Кем көчлерәк булганын сөйләгез әле? (Кояш) Ни өчен? (Чөнки кояш кешене җылытты, ул киемнәрен салып куйды) Ә җил нишләде? (Җил искәч кеше туңды, киемәрен киде). Тәбигать өчен кояш та, җил дә бик кирәк. Кояш бөтен дөньяны җылытса, җил болытлар куа, яңгыр яудыра.
- Кояшка кунакка барасыгыз киләме? Ни өчен яратасыз сез кояшны? (кояш чыккач җылы була). Әйдәгез әле аны үзебезнең яныбызга чакырыйк.
Кояшкаем чык, чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Эти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
-Балалар, карагыз әле, кояш безнең янга төште. Күрәсезме аны? Ләкин аңа кадәр барып җитәргә кирәк. Безнең каршыда келәм. Аннан без йөри беләбез инде, шулай бит? Әйдәгез әле, иң беренче булып командирны сайлыйк.Ул безгәкомандалар бирә. Командирны билгеләү өчен мин сезгә табышмак әйтәм:
Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм,
Качып-посып бетәләр. (Яңгыр). Командирны сайладык. Командирның ярдәмчесен сайлау өчен мин сезгә икенче табышмак әйтәм.
Төнлә баксаң – күк тулган,
Иртә баксаң – юк булган. (Йолдызлар). Ярдәмче безнең .....Ул келәмдә командирның командаларын башкара.
- Балалар, без бит болай гына келәмдә йори алмыйбыз. Безгә кирәк маршрут. Маршрут белән безне Ләйсән Фиргатовна таныштырыр.
- Келәмдә йорү өчен кагыйдәләрне белергә кирәк. Юлның башы бар. Аның билгесе смайлик. Аның күзләре алга карый.Маршрут уклар ярдәмендә күрсәтелгән.
Без кояш янына бик тиз генә килеп җитә алмыйбыз. Безгә төрле җазалар үтәргә кирәк булачак. Алар рәсемнәр астында яшерелгән. Сез әзерме?
- Беренче биремгә килеп җиттек. Анда туп рәсеме ясалган.Туп нинди ул? (Түгәрәк, төрле төсле). Аның белән нишләп була? (уйнап, тәгәрәтеп)
Без сезнең белән “Кояш, җил, яңгыр” уенын искә төшерәчәкбез. “Кояш” сүзен ишетсәгез кулларны җәеп, аяк очында барырсыз. “Яңгыр” командасына туктарга, чүгәләргә һәм инде өйгә качырга кирәк булачак.Ә “Җил”сүзен ишеткәч әкерен генә түгәрәк буенча барабыз. Сез әзерме? Башладык.
-Әфәрин, балалар, булдырдык. Әйдәгез дәвам итәбез.
-Ярдәмче билгеләү өчен безгә санамышлар булышыр. Әйдәгез әле искә төшерик, безнең яраткан санамышны.
Ыргадан,мыргадан,
Песи бара елгадан,
Песи түгел, ата каз,
Ата каздан тизрәк кач!
- Икенче биремдә пазл билгесе күрсәтелгән. Бу нәрсәне аңлата? Монда командаларга таралган рәсемнәрне җыярга кирәк булачак. Шушы станцияга барып җитәргә командирны сайлыйк?
- Сез әзерме, башладык.
- Балалар, менә кояш янына да килеп җиттек.
- Балалар, сезгэ бугенге шогыль ошадымы? Шушы шогел турында үзебезнең группадаш иптәшләребезгә дә сөйлик әле.
3. Йозәм, ләкин суда түгел,
Йөзәм сезнең өстә мин.
Шат чагында ап-ак булам,
Кайчак кара төстә мин. (Болыт)
4. Лампа түгел -яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)
5. Агач бөгә -кулы юк, йөри торган юлы юк.
Ачуланса -сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)
БЕСПЛАТНЫЕ

