И, и хәрефенең язылышы
Автор: Фарляхова Гульнара Фуатовна
Организация: МБДОУ «Сабинский детский сад №3 «Шоколад»
Населенный пункт: Республика Татарстан, пгт.Богатые Сабы
- үстерү (грамотага өйрәтү)
Тема: И.и хәрефенең язылышы.
Максат: И.и хәрефенең язылышы белән таныштыру.
Бурычлар
Белем бирү бурычы: И хәрефен язарга, [и] авазын ишетергә өйрәтү.
Үстерү бурычы: Балаларның кызыксынучанлыгын, яңа белемнəр алуга омтылы-шын үстерү.
Тәрбияви: Балаларда бер-берсен игътибар белəн тыңлый һəм дөрес итеп сөйли белүгə омтылыш тəрбиялəү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: авазларны аеру, хәрефләрне тану, иҗекләргә бүлү. Сүзлек эше: фил, ипи, чия, кишер, чиләк, читек, әби, песи, чеби, җиләк.
Методлар һәм алымнар: сүзле, практик, күрсәтмә, уен.
Җиһазлар: И, и хәрефе, кыш, яз, көз айларына туры килгән рәсемнәр, ком сәгате, И хәрефе төрле урыннарда (сүз башында, уртасында, сүз ахырында) язылган схемалар, таякчыклар, эш дәфтәре, 3 такта, сузык авазлар язылган битләр, зәңгәр һәм яшел фишкалар.
Укыту-методик әдәбият: Шаехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №2. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 24 -26
Шөгыль барышы
Оештыру өлеше: Мин сезне шундый матур, яхшы кәеф белән күрүемә шатмын! Бу көнне без бергә уздырачакбыз. Ул сезгә шатлык һәм күп кенә кызыклы тәэсирләр алып килсен. Исәнмесез!
Исәнме уң кул — алга сузабыз,
Исәнме сул кул — алга сузабыз,
Исәнме дустым –уң як күршенең кулын тотынабыз,
Исәнмедустым – сул як күршенең кулы белән тотынабыз,
Без кулга кул тотышабыз, бергәләшеп зур түгәрәк ясыйбыз.
Түгәрәкне ясыйбыз, шөгылебезне башлыйбыз.
Шөгылебезне башлаганчы , әйдәгез телләрне язып алыйк әле.
Фонетик зарядка.
И-и-и, әни она или-и-и.
И-и-и, җил исми-и-и.
И-и-и – аягыңа итек ки-и-и.
Төп өлеш: Балалар, минем сезгә бер табышмак укып китәм. Җавабын сезгә табасы. ( табышмакны укыганда такталар ярдәмендә И хәрефе языла)
Алабыз өч киң такта
Һәм ясыйбыз җил капка.
Тар такталар да кирәк,
Нинди хәреф? Кем зирәк? ( И хәрефе)
Тәрбияче: Әйе, И хәрефе. Бер уен уйнап алыйк әле. Сез нинди аваз ишетерсез икән?
“Нинди авазга башлана?” уены. Ит, ипи, итек, ишек, ишкәк, ил, иләк, имән, идән, ирен. Тәрбияче: Әйе, [и] авазына башлана. Без авазларны ишетәбез, ә хәрефләрне язабыз.
Без бүген сезнең белән И хәрефен язарга өйрәнербез. (Тәрбияче И хәрефен язып күрсәтә) Әйдәгез, сездә урыннарыгызга утырып И хәрефен языгыз әле.
1) һавада
2) 3 таякчык ярдәмендә
3) дәфтәрдә (Балалар И, и хәрефләрен ( баш һәм юл) язалар.
Балалар, без сезнең белән бүген и хәрефен өйрәнүне дәвам итәрбез. Аның өчен безгә командаларга бүленергә кирәк булачак. Сезнең алдыгызда төрле рәсемнәр куелган. Сез үзегезгә ошаган рәсемне сайлап алырга тиеш. Мин бишкә хәтле саныйм, сез шул арада рәсемне сайлап алып түгәрәккә басарга тиеш буласыз. Хәзер сайлаган рәсемнәрегезнең охшаш якларын табып командаларга бүленергә тиеш буласыз. Аның өчен сезгә ком сәгатен куям. Ул агып бетүгә командалар, без әзер дип кулларын күтәрергә тиеш була. (кыш, яз, көз айларына туры килгән рәсемнәр)
- өч команда барлыкка килде. Бирем “И хәрефенең урынын тап” дип атала. Һәр
командага да И хәрефе төрле урыннарда язылган схема бирәм. Өстәлдә рәсемнәр куелган. Һәр
команда үзенең схемасына туры килгән рәсемнәрне барлап алырга тиеш була. Мин унга хәтле
саныйм, сез шул арада тиешле рәсемнәрне барлап аласыз һәм команда белән без әзер дип кул
күтәрәсез.
“И хәрефенең урынын тап” фил, ипи, чия, кишер, чиләк, читек, әби, песи, чеби, җиләк.
Сүз башында: ипи, иләк.
Сүз уртасында: чия, кишер, чиләк, читек
Сүз ахырында: әби, песи, ипи, чеби.
Хәзер командалар күрше командаларның эшләрен тикшерәләр, дөрес булмаса дөреслиләр.
Барысы да дөрес булса, кәгазьгә кояш рәсеме ясап куялар.
Ял минуты. Без әле бераз ардык.
Ял итәргә уйладык.
Башны алга иябез,
Ә аннары – артка
Унга-сулга борабыз.
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез.
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып.
Күңелле ял итәбез.
“Үз өеңне тап” уены.
Бер балага зәңгәр, икенче балага яшел фишка бирелә, алар “өй хуҗалары” булачак. Калган
балаларга берәр сузык аваз хәрефе бирелә. (а, ә, у, ү, и). Балалар хәрефләр белән бүлмә буйлап
өриләр. Тәрбияче сигнал биргәч, алар үз өйләренә барып басарга тиешләр. Бу очракта “өй” –
тиешле фишка (зәңгәр һәм яшел) тоткан балалар. Хәрефләр өйләренә кергәч, “өй хуҗалары”
дөреслекне тикшерәләр.
“Уйлап әйт!” уены:
1) Нинди сан И авазына башлана? (ике)
2) Нинди агачның исемендә И авазы бар? (имән)
4) Нинди савыт-саба исемнәрендә И авазы ишетелә? (иләк, чиләк)
5) Нинди йорт хайванының исемендә И авазы бар? (песи)
6) Нинди йорт кошының исемендә И авазы бар? (чеби)
7) Битнең нинди өлешләрендә И авазы бар? (ияк, иреннәр)
8) Нинди ашамлыкларның исемнәрендә И авазы ишетелә? (ит, ипи)
Дәфтәрдә эш
Йомгаклау Бүгенге шөгылебез тәмам. Без бүген сезнең белән нишләдек? Сезгә шөгыль
ошадымы? Аеруча ошаган өлеше бармы?